КДАТУ базасында Стратегик лидерлык институты ярдәме белән ике көнлек стратегик сессия узды, анда Татарстан Республикасы фәнни-технологик үсешенең стратегиясе һәм дәүләт программасы кысаларында проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, бизнес һәм фән вәкилләре катнашты.
Сессия барышында «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» ФП кысаларында проектларны актуальләштерү, проектларны тормышка ашыруда икътисадның реаль секторы предприятиеләренең роле, Татарстан Республикасы технологик эшкуарлыгы экосистемасының нәтиҗәле моделен булдыру, аның төбәкнең Фәнни-техник үсеш стратегиясенә интеграциясе, башка федераль проектлар һәм программалар белән синхронизацияләү, экосистема белән идарә итүнең бердәм механизмнарын билгеләү темалары кузгатылды. Экспертлар Татарстанның тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторының төп уенчыларының актуаль федераль проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда сәнәгать партнерлары белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Әйделдинов «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзүгә планлаштырылган SBIC-фондлар концепциясе турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук, фонд директоры түгәрәк өстәл утырышында катнашты, анда университет стартап-студияләрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР ИВФ – IT, энергетика, яңа материаллар, био -, агро- һәм азык-төлек технологияләре өлкәсендәге проектларга нигезләнгән фонд. Фонд тарафыннан «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» һәм «1000 Идея Программасы» бәйгеләрен уздыру дәверендә 3000нән артык җиңүче билгеләнде, алар ТР ИВФ һәм партнерлардан үз проектларын алга таба үстерү өчен финанс ярдәме алды.