ИВФ яшь эшкуарларга ярдәм итү программаларын тәкъдир итте

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстанда фәнни-технологик һәм инновацион үсешнең нәтиҗәлелеген арттырачаклар һәм технологик эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү көчәйтеләчәк. Бүген «Татарстан Республикасында инновация проектларына ярдәм итү программалары» темасына узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, «Идея» технопаркы, Казан федераль университеты һәм Иннополис университеты стартап-студиясе инновация проектларына ярдәм итү программалары турында сөйләделәр. 

«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында «Студентлар стартапы» бәйгесе һәм «Бизнес-фәрештәләр – инвестицияләрне кире кайтару» программасы эшли башлаган инде. 

Шулай ук хәзерге вакытта «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» һәм «Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктура үсеше» дәүләт программалары кысаларында «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» һәм «Дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар» федераль проектлары формалаштырыла.

«Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды инновация проектларына һәм технологик эшкуарлыкка ярдәм итүгә йөз тота. Фонд тарафыннан башлангыч чорында венчур проектларын ачыклау һәм сайлап алу, алар белән алга таба эшләү һәм катнашучыларны эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү системасы төзелде. Әлеге бурычларны ТР ИВФ гадәтигә әйләнгән, әйтик «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновация идеясе» бәйгесе, «ИДЕЯ-1000» инновация проектларына ярдәм итү программасы, Россия венчур форумы һәм инновация проектларын акселерацияләү программалары, шулай ук без башлап җибәрә торган яңа проектлар кысаларында тормышка ашыра», — дип сөйләде «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы директоры Айнур Айделдинов. 

Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган ярдәм инструментларыннан файдаланып, Татарстанда уңышлы тормышка ашырылган технологик эшкуарлык проектлары бар инде. Алар арасында коры боз грануляторлары һәм криобластерлар чыгаручы «ИРБИСТЕХ» компаниясе, белгечләре бүленгән реестрлар һәм смарт-контрактлар технологиясе нигезендә энергетика базарында катнашучылар арасында исәп-хисап ясау өчен платформа эшләп чыгарган ONDER проекты һәм агымдагы скорингның интеллектуаль системасын һәм дебитор бурычларын кайтаруны үз эченә алган UR-LI сервисы бар. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды яшь эшкуарларны һәм стартаперларны Фондның бәйге-программаларында катнашырга һәм үз технологик идеяләрен тормышка ашыру өчен ярдәм алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International