ТР ИВФ, Евразия инновацияләр үзәге һәм РАВИ акселерация программасында катнашучы 11 проект бизнес үсешенә 10 млн. сумга кадәр инвестиция алачак

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Акселерация программасына сайлап алу төгәлләнде. 10 атна дәвамында 11 стартап венчур экспертлары һәм менторлар белән интенсив эш алып барачаклар. Акселерация программасында катнашу өчен 19 илдән һәм Россиянең 47 төбәгеннән 362 стартап гариза тапшырган. Сайлап алу нигезләре: әзер продукт яки MVP булу, җәелдерүнең югары дәрәҗәле ихтималлыгы, проектның интеллектуаль милкенә хокук булу, шулай ук көчле командага ия булу.

Сайлап алуда катнашучылар:

Teleport – бөтен дөнья буенча такси сервислары агрегаторы, сәяхәт итүче һәм төрле илләргә командировкаларга йөрүче кешеләр өчен эшләнгән;

RIPE – өлешне таркатмыйча һәм чикли торган кредитлардан башка гына үсеш алучы B2B/B2C Ed/HR-Tech компанияләренә акча җәлеп итү FinTech-платформасы;

Starfish24 – табышны 30% кадәр арттыру, сатуларның барлык каналларында товарларның үтемлелеген 100% кадәр күтәрү, заказ эшкәртүне 1-2 минутка кадәр киметү, нәтиҗәле яңа ысулларны тиз арада эшләтеп җибәрү, сатулар конверсиясен арттыру мөмкинлеген бирә торган онлайн-заказлар белән идарә итү системасы;

КУБ24 Финдиректор — кече һәм урта бизнес өчен финансларны контрольдә тоту һәм планлаштыру сервисы, ул бизнес җитәкчеләренә һәм милекчеләренә финансларда тәртип урнаштырырга, шулай ук әлеге компания нигезендә бизнес үсеше нокталарын табарга ярдәм итә;

Click Storm — реаль вакытта шахмат уены белән киберспорт турнир платформасы;

Гөмбә заводы – субстрат машинасы һәм үстерү камераларыннан башлап, эшчәнлеккә  ERP идарә итүгә кадәр – башыннан ахырына кадәр тулы цикл белән эшли торган автоматлаштырылган гөмбә сити-фермалары;

CostPost — социаль челтәрләрне диагностикалау, анализлау һәм интерпретацияләү сервисы (контент диагностикасы һәм бенчмаркингы);

GetPark — парковкаларда урыннарны арендалау буенча шәһәр сервисы;

Third Opinion AI — үпкәдәге яман шеш билгеләре булуга компьютер күзлегеннән анализлау өчен компьютер технологиясе нигезендә программа тәэминатын эшләү;

Hover – зур шәһәрләрдә пассажирлар йөртү өчен дрон-такси;

DocClub — авыруларны кабул итүне чагылдыра торган шартлы тренажерлар нигезендә табиблар өчен edutainment-платформа.

Акселерация программасы апрель-июнь айларында узачак. Стартапларга нигез салучылар экспертлар һәм менторлар белән бергә үз бизнес-планнарын анализлаячак, бизнесның үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен базар һәм клиентлар ихтыяҗларын өйрәнәчәкләр, шулай ук җәелдерү стратегияләрен эшләячәкләр.

Акселерация нәтиҗәләре буенча командалар Demo Day чарасында үз нәтиҗәләрен тәкъдир итәчәк һәм акселератордан үз үсеше өчен 6-10 млн.сум күләмендә инвестицияләр, шулай ук партнерлардан өстәмә инвестицияләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International