2022 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Kazan Digital Week-2022 цифрлаштыруның инновацияле нәтиҗәсен билгели торган фәнни тикшеренүләрнең, идарә итү, технологик, инженер һәм коммерция тәҗрибәләренең актуаль юнәлешләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Барлык багланышлар сессияләрдә, презентация һәм күргәзмә мәйданчыкларында дәүләт хакимияте вәкилләре, фәнни-инженерлык өлкәсе һәм бизнес экспертлары, санлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктларның Россия һәм Евроазия базарлары форвардлары белән турыдан-туры аралашуда корыла.

Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан үткәрелә.

KDW-2022 миссиясе: төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешен цифрлаштыру процессларының алдынгы төп өч көче һәм ресурсы – фән, бизнес һәм хакимият кооперациясе тәҗрибәсе белән алмашу мәйданчыгын киңәйтү.

KDW-2022 «Казан Экспо» заманча халыкара күргәзмә үзәгендә офлайн форматта һәм онлайн режимда узачак.

Форум кысаларында күргәзмә, тематик секцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар узачак.

KDW-2022 тематик юнәлешләре:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Форумда катнашырга цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә булдырылган системаларны, сервисларны һәм хезмәтләр күрсәтүне эшләп чыгаручылар һәм алардан файдаланучылар чакырыла.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат, чаралар тәртибе kazandigitalweek.ru сайтында урнаштырылган.

Теркәлегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International