ТР Инвестиция-венчур фонды, Аналитик тикшеренүләр үзәге фикеренчә, "2021 елда тармакның иң яхшы предприятиесе" булган

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Фонд топ-5 ышанычлы партнерлар исемлегенә эләккән. Исемлекне төзегәндә экспертлар предприятиеләрнең һәм тармакның финанс-икътисадый күрсәткечләрен бәяләгәннәр.

Эксперт анализы түбәндәге этапларны үз эченә алган:

Баланс динамикасын һәм структурасын анализлау

Финанс тотрыклылыгын анализлау

Түләү сәләтен бәяләү

Эшлекле активлыкны анализлау

Оешма ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү.

Анализ төбәкнең 53 компания һәм предприятиеләре арасында үткәрелгән. Тикшеренү нәтиҗәсе оешманың хезмәттәшлек вакытында ышанычлы һәм өстенлекле булуын таныкларга мөмкин, дип билгеләп үткәннәр Аналитик тикшеренүләр үзәгендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International