АЙДЕЛЬДИНОВ
Айнур Тәүфикъ улы
Туган көне:
1969 елның 1 июне
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 570-40-17
Факс:
(843) 570-40-00
E-Mail:
reception@ivfrt.com
БИОГРАФИЯ
1969 елның 1 июнендә Казанда туган. 1996 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген С.П. Горбунов исемендәге Казан Авиация Производство берләшмәсендә электромонтажник буларак 1986 елда башлый. 1987 – 1989 Совет армиясендә хезмәт итә.
1994 – 1998 — Татарстан Республикасы Биектау райпосының сәүдә йорты директоры.
1998 – 2000 — Россия Федерациясе салым министрлыгының Биектау районы инспекциясе җитәкчесе.
2000 – 2002 — Россия Федерациясе салым министрылыгының Казан шәһәре Вахитов районы инспекциясе җитәкчесе.
2002 – 2007 — Россия Федерациясе салым министрылыгының Татарстан Республикасы буенча зур салым түләүчеләр районара инспекциясе җитәкчесе.
2007 елның май аеннан — “Татарстан Республикасының инвестиция - венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе.
2007 елның июль аеннан – “Татарстан Республикасы фәнни һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчурлы инвестицияләр устерүгә ярдәм курсәтү фонды» җитәкчесе.
2012 елның февраль аеннан – “Россия венчур компаниясе” (РВК) ААҖ һәм ТРның коммерцияле булмаган фонды (ИВФ) белән берлектә төзелгән халыкара венчур фонды белән идарә итүче RVC IVFRT Asset Management, Inc. ның башкарма директоры. Фонд стратегиясе халыкара перспективалы технологик компанияләргә инвестицион ярдәм күрсәтүгә һәм халыкара венчур компанияләренә кушылуга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасының өстәл теннисы федерациясе президенты.

2009 елның 31 июлендә аңа Британиянең Ачык Университеты Бизнес Мәктәбенең (The Open University) “Менеджмент” белгечлеге буенча сертификаты тапшырылган.
2011 елның июль-август айларында Stanford Graduate School of Business бизнес мәктәбендә Калифорния штатында (АКШ) The Stanford Executive Program программасы буенча белем ала.
Икътисад фәннәре кандидаты.
Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Гаиләле, ике кыз үстерә.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International