XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе нәтиҗәләре. Ул ничек булды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә күңел ачу үзәгендә XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе – Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы булып узды, ул ел саен Казанда венчур инвесторларын, эшмәкәрләрне, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләренең лидерларын, үсеш институтларындагы, университетлардагы, бизнес-инкубаторлардагы, дәүләт хакимияте органнарындагы вәкилләрне туплый.

Ярминкәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе Андрей Фурсенко, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясенең (РАВИ) башкаручы директоры Альбина Никконен, “Россия Венчур Компаниясе” ААҖ (РВК) генераль директоры Игорь Агамирзян, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов ачты.

Ачылыш тантанасы үтү белән, югары дәрәҗәле кунаклар ярминкә экспозицияләрен карарга юнәлде, ул ике өлештән тора иде. “Корстон” эшлекле үзәгенең беренче катында – Татарстан Республикасы инновацияләренә теләктәшлек инфраструктурасы экспозициясе, икенче катта  55 инновация компаниясе тәкъдим ителде, алар Ярминкәдә катнашучыларга үз эшләнмәләрен күрсәттеләр. Ярминкә экспозициясенең төп асылы шунда ки, – киләчәге аеруча өметле күренгән компанияләр 2016 елда старт алган халыкара акселерация программасына узу мөмкинлегенә ия булдылар. Акселерация программасында һәм Ярминкәдә катнашу өчен Россиянең 37 шәһәреннән һәм 15 илдән стартаплардан 378 заявка алынды. Ярминкәдә Мәскәүдән, Казаннан, Санкт-Петербургтан, Самарадан, Калининградтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, хәтта Бакудан (Әзәрбайҗан) компанияләр катнашты. Ярминкәдә индустрия, нефть-газ, медицина, биотехнология һәм IT проектлары, шулай ук яңа материаллар белән шөгыльләнүче стартаплар тәкъдим ителде.

Ярминкәнең корылтай блогындагы төп чарада, пленар утырышта “Технологик ландшафтның заманча контурлары – глобаль базарларда Россия өчен уемнар” темасына сөйләштеләр. Хакимият һәм бизнес, үсеш институтлары, инвестиция фондлары, фәнни берләшмә вәкилләре һәм халыкара экспертлар якын киләчәккә үсеш сценариесе хакында фикер алышты. Пленар утырыш спикерлары – Рөстәм Миңнеханов, Андрей Фурсенко, Игорь Агамирзян, Альбина Никконен, шулай ук Фәнни-техник өлкәдә кече рәвешле предприятиеләр үсешенә ярдәм фондының генераль директоры Сергей Поляков, Endeavour Vision идарәлек партнеры, Тех Тур Европа ассоциациясе президенты Свен Лингъярд, Ирландиянең Россиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Эдриан МакДайд, бөтен дөньяга билгеле булган “500 стартап” акселераторы партнеры Марвин Лиао, Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Алексей Комиссаров, Almaz Capital Partners венчур фонды җитәкчесе Александр Галицкий һәм “Глобал Технолоджи Сипозиум” президенты – “Глобал Технолоджи Капитал” компаниясе директоры Александра Джонсон. Пленар утырышның модераторлары булып Айнур Айделдинов һәм Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов чыгыш ясаячак.

Көннең икенче яртысында Ярминкәдә катнашучылар 8 төрле түгәрәк өстәл, семинар һәм конференция эшендә катнашты. Атап әйткәндә, программада “Инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен хокукый новеллалар”, “Россия компанияләре өчен глобаль базарга күпер: Россия-Ирландия”, “Йөзгә йөз: Компанияләрнең инвесторлар белән очрашуы – “исәп-хисап белән өйләнешү”гә нәрсә комачаулый”  кебек күп кенә түгәрәк өстәлләр булды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Ярминкәнең компания-экспонентлары үз эшләрен 25 апрельдә башлап җибәрде. Ике көн алар предакселераторда эшләде, ул Ярминкәдә үз проектларыңны уңышлы күрсәтү өчен компанияләрне әзерләүгә юнәлдерелгән лекцияләрне, семинарлары, мастер-классларны, нетворкингларны һәм коучингның башка модульләрен үз эченә алды.

27 апрельдә инвесторлар һәм эксперт жюри каршында инновация компанияләренең көнозын питч-сессияләре узды, ә кичен халыкара акселерация программасына үтүче 10 компания игълан ителде. Акселератор финалистлары инвестицияләргә ия булдылар, май аенда – Иннополиста һәм Казанда, июльдә - Дублинда һәм сентябрьдә Сан-Францискода әзерлек узачаклар. Ел азагында катнашучылар программаны финал питч-сессиясе белән тәмамлау һәм алга таба үсү буенча йомгак ясау өчен Россиягә әйләнеп кайтачак.

Яңа акселерация программасы Татарстанны Россиянең инновация үзәгенә, илнең бөтен инновация компанияләре өчен ачык булган, проектларга глобаль базарларга чыгарга булышачак халыкара хабка әверелдерәчәк!

2016 елда Ярминкә эшендә Ирландиядән, Швейцариядән, Австриядән, АКШ, Финляндиядән, Латвиядән, БДБ илләреннән инвесторлар, Ирландия һәм Нидерланд  делегацияләре катнашты. Бөтен дөньядан барлыгы 1380 кызыксынган белгечләр һәм катнашучылар җыелды.

XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсен оештыручылар – Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды. Ярминкәнең даими партнерлары буларак Россия венчур компаниясе, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвешле предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды, Россиянең инновация төбәкләре ассоциациясе, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы, Pulsar Venture Capital катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International