Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры А. Т. Айдельдинов “Венчур проектларын бергә инвестицияләү: кара-каршы фикерләр” темасына багышланган партнерлык конференциясендә катнашты.

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Конференция Pulsar venture оешмасы тарафыннан оештырылды. Шулай ук оештыручылар дип Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондын, “Сколково” фондын, “РВК”, “Россия турыдан-туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясен ” һәм “Россия бизнес-фәрештәләренең Милли ассоциациясен” кертергә мөмкин.

Чакырылган кунаклар, экспертлар һәм конференциянең спикерлары – инвесторлар, венчур фондлары вәкилләре, Мәскәү һәм Татарстан бизнес-фәрештәләре, Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасының һәм Россиянең инновацион инфраструктурасы объектларының җитәкчеләре, АКШ, Сингапур, Һиндстан, Финляндия, Франция, Германия һәм Израиль илләре Pulsar Venture партнёрлары, Татарстан Республикасының стартап-проектлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International