Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Фонд турында
Фонд турында
Фонд җитәкчелеге
Фонд структурасы
Партнеры Фонда
Документлар
Реквизитлар
Матбугат үзәге
Контактлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет аша кабул итү
Кирәкле мәгълүматлар
Поддержка сайта
Инвесторларга
Руссия венчур форумы, 2021
Другие республиканские организации
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
"Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары бәйгесенә гаризаларны кабул итүне дәвам итә.
2013 елның 30 августы, җомга
“Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары арасында (штаттагы, штаттан тыш) эшләүчеләр өчен “ Татарстан Республикасында венчур бизнес эшчәнлеген массакуләм мәгълүмат чараларында иң яхшы чагылдыру” бәйгесенә гаризалар кабул итә.
Бәйгенең төп бурычы булып, Татарстан Республикасында инновацион потенциалны күтәрүне күздә тотып, массакүләм мәгълүмат чараларында венчур бизнесын яктырту һәм шул юнәлештә эшләүче журналистларның хезмәтен бәяләү тора.
Бәйгегә җибәрелгән материалларда (тапшырулар, сюжетлар һәм мәкаләләр) инновацияләрнең темалары, атап әйткәндә, Татарстан Республикасы өчен инновацион перспективага һәм киләчәктә коммерцияләү потенциалына ия булган тикшеренүләр; Татарстан Республикасында уңышлы тормышка ашырыла торган инновацион-технологик бизнес-проектлар; инновацион-технологик эшмәкәрлекне үстерүгә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән эшчәнлек; аерым эшмәкәрләрнең уңышка ирешү тарихы һәм инновация процессына тартылган аерым шәхесләрнең инициативалары чагылырга тиеш.
Бәйге эшләрен сайлап алуның төп критерийлары:
публикацияләрнең киң аудитория өчен кызыклы булуы;
сюжет яисә публикацияләрнең бәйге темасына туры килүе;
публикацияләрнең төгәл, ачык һәм аңлаешлы булуы;
сюжетларның стилистик яктан үзенчәлекле һәм профессиональ булуы;
сюжет һәм публикацияләрнең бары тик төгәл һәм ышанычлы мәгълүматларга нигезләнүе.
Бәйгегә гаризалар электрон рәвештә 2013 елның 1 апреленнән – 15 октябрьгә кадәр reception@ivfrt.com адресы буенча кабул ителә.
Бәйгедә юлланган материаллар бәйге советы тарафыннан 2013 елның 16 октябреннән – 30 ноябрьгә кадәр тикшереләчәк.
Бәйгенең җиңүчеләренә түбәндәге бүләкләр билгеләнгән:
1нче премия – 50 000 сум;
2нче премия – 30 000 сум;
3нче премия – 20 000 сум.
Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы церемониядә узачак. Церемония вакыты аерым хәбәр ителәчәк.
Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак һәм ТР ИВФ рәсми сайтында хәбәр ителәчәк. Шулай ук әлеге мәгълүматны ТР Министрлар Кабинеты оешмалары сайтының Хөкүмәт порталында карарга мөмкин (ivf.tatarstan.ru).
Гаризалар кабул итүнең билгеләнгән вакытыннан тыш килгән гаризалар каралмый. Бәйгедә катнашу түләүсез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
август, 2016 ел
Татарстанга хезмәттәшлек турында сөйләшүләр өчен Япония эшкуарлары делегациясе килде
Япония эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар һәм “Татарстан - Япония: инвестицион киләчәк” эшлекле форумда катнаштылар. Чараларда Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов эшлэде.
7
июнь, 2016 ел
Акселератор. Беренче модуль. Иннополис
XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе йомгаклары буенча 10 компания-катнашучы халыкара акселераторда катнаша. Алар өчен күп айларга сузылучы программа Иннополиста эшләүдән башланды, биредә беренче модуль үтте. Июльдә дөньяви тәҗрибәләргә өйрәнү өчен финалга чыгучылар – Дублинга, ә сентябрьдә Сан-Францискога барачак – анда командалар абруйлы TechCrunch Disrupt стартап-конференциясендә чыгыш ясаячак.
23
май, 2016 ел
Казандагы венчур ярминкәсе йомгаклары: 10 стартап халыкара акселераторга сайлап алынды
XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 10 компания-катнашучы халыкара акселераторда катнашачак. 50 эксперт – инвесторлардан, корпорацияләрнең вәкилләреннән һәм эшмәкәрләрдән торучы жюри – Ярминкәдә тәкъдим ителгән 55 проект арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. Финалга чыгучылар инвестицияләр алдылар, ә иң мөһиме Россиядә, Ирландиядә һәм Кремниевая Долинада акселерациягә, Россия, Европа һәм дөнья базарларына үтеп керү мөмкинлегенә, юриспруденция, акыл мөлкәте, маркетинг һ.б. өлкәсендә уңышлы эшмәкәрләрдән, экспертлардан менторлыкка ия булдылар.
28
апрель, 2016 ел
XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе нәтиҗәләре. Ул ничек булды
27 апрельдә Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә күңел ачу үзәгендә XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе – Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы булып узды, ул ел саен Казанда венчур инвесторларын, эшмәкәрләрне, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләренең лидерларын, үсеш институтларындагы, университетлардагы, бизнес-инкубаторлардагы, дәүләт хакимияте органнарындагы вәкилләрне туплый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз