Аналитик тикшеренүләр үзәге 2022 ел нәтиҗәләре буенча тармак аналитикасын үткәрде һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондын ышанычлы һәм динамик үсештәге предприятие дип таныды.
«Идея-1000» инновация проектларына ярдәм программасы кысаларында «Старт-2» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Эре корпорацияләр экспертлары белән турыдан-туры аралашу, үз проектыңны speed dating форматында теркәтү һәм рәсми булмаган нетворкинг белән көнне нәтиҗәле төгәлләү буенча уникаль мөмкинлекне кулдан ычкындырма.
Исегезгә төшерәбез, 5 тематик юнәлеш буенча 104 проектка экспертиза үткәрелде. Конкурста катнашуга гаризаларның күбесе мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектлар вәкилләреннән килде.
Россия венчур форумының датасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.11.2022 № 2640-р күрсәтмәсе нигезендә расланды.
2 декабрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» XVIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Сайлап алуда катнашкан 150дән артык кеше 25-220 мең сумга кадәр премия алды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда урнашкан предприятие «Мосводоканал» коммуналь хезмәтләре өчен автоматлаштырылган вакуум төягеч төяп озаткан. Компания федераль Сәнәгатьне үстерү фондыннан 37 млн.сум күләмендә ташламалы займ алган, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондыннан – 16 млн.сум. Акчалар автомобиль төягечләре җитештерүне булдыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Евразия инновацияләр үзәге башлангыч стартапларның акселерация программасына туплый башладылар. Катнашучылар ментор һәм эксперт ярдәме, шулай ук бизнесны үстерү һәм базарда позицияне көчәйтү өчен 15 млн.сумга кадәр акча алачаклар.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды илебезнең технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эшләтеп җибәрүдә һәм алга этәрүдә актив катнаша. Республика Хөкүмәте һәм федераль үзәк ярдәме белән Фонд Татарстанның чәчәк атуына юнәлдерелгән перспектив идеяләрне үстерүне һәм инновацияле технологияләр базарында булачак лидерларга һәр яклап ярдәм күрсәтүен дәвам иттерә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацияле идея» XVIII республика конкурсының оештыру комитеты узды.