Акселератор. Беренче модуль. Иннополис

2016 елның 7 июне, сишәмбе

XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе йомгаклары буенча 10 компания-катнашучы халыкара акселераторда катнаша. Алар өчен күп айларга сузылучы программа Иннополиста эшләүдән башланды, биредә беренче модуль үтте. Июльдә дөньяви тәҗрибәләргә өйрәнү өчен финалга чыгучылар – Дублинга, ә сентябрьдә Сан-Францискога барачак – анда командалар абруйлы TechCrunch Disrupt стартап-конференциясендә чыгыш ясаячак.

Беренче модуль барышында Иннополиста халыкара дәрәҗәдәге патентларның юридик һәм аларны теркәү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Экспертлар катнашында мастер-класслар оештырылды, командалар менторлар белән шәхсән очрашты. Асылда стартаплар Gorodissky & Partners юридик фирмасы филиалының Казандагы директоры Альберт Ибраһимов һәм Artpatent авторлык агентлыгының генераль директоры Григорий Бусарев белән эшләде, алар акыл мөлкәтен юридик яклау темасына мастер-класслар үткәрделәр. Мотивлаштыру һәм корпоратив мәдәният системасын төзүдә эксперт булган Анастасия Витковская командаларга аларның менеджмент стилен билгеләүдә тест үткәрде. Шулай ук Pulsar VC партнерлары Павел Королев белән Сергей Митрофанов та мастер-класслар белән чыгышлар ясады. Катнашучыларның һәркайсы ментор белән шәхсән аралашты һәм фонд җитәкчесе белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, акселератор Россиянең 37 шәһәреннән һәм 15 илдән стартаплардан катнашу өчен барлыгы 378 заявка алды. 55 проект беренче сайлап алу турыннан үтте,  XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе барышында алар арасыннан 10 стартап сайлап алынды.

Акселераторга Мәскәүдән, Казаннан, Волгоградтан, Чиләбедән, Чаллыдан һәм Санкт-Петербургтан проектлар үтте. Һәр проект акселератордан финанслауга лаек булды, тулаем алганда оештыручылар сайлап алынган проектларга 50 000 000 сум инвестицияләде һәм программа төгәлләнгәнчегә кадәр тагын 100 000 000 сум инвестицияләү планлаштырыла.

Программада акселераторларның оештыручылары һәм партнерлары буларак Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды, Pulsar Venture Capital, NDRC (Ирландиянең атаклы акселераторы), РВК, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвешле предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды, Enterprise Ireland (Ирландия дәүләт агентлыгы һәм зурлыгы буенча дөньяда  өченче чәчүлек фонды), шулай ук Россиядән, Европадан, АКШ һәм Азиядән алдынгы венчур фондлары катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International