Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондының Попечительләр советының чираттагы утырылышы узды

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондының Попечительләр советының чираттагы утырылышы узды. Көн тәртибендә "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яңшы  инновацион идея IX" бәйгесенең  икенче этабын уздыру каралды.

"Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" бәйгесе ел саен уздырыла. 2013 елда әлеге бәйге тугызынчы тапкыр үткәреләчәк.
"Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды" һәм "Татарстан Республикасы фәннәр академиясе" бәйгенең оештыручылары булып санала.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:


  • Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру;
  • галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләренең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентлар һәм укучыларның инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә алшартлар тудыру;
  • cоциаль-икътисади һәм фәнни-техник мәсьәләләрне хәл иткәндә, Россиянең интеллектуаль потенциаллы регионнарының һәм чит илләрнең тәҗрибәсен куллануга ярдәм күрсәтү.

Бәйгенең номинацияләре: «Перспектива», «Мәгариф һәм фәндә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», « Россия инновацион регионары берләшмәсенең проектлары», «Хезмәттәшлек», «Елның иң яхшы уйлап табышы», «Татарстан Республикасының сәяси-икътисади усеше».

2013 елда бәйгедә катнашу өчен барлыгы 1413 гариза кабул ителде (2012 елда - 1323 гариза).

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ГТРК "Корстон" залында 12 декабрьдә узачак. Тантанада Татарстан Республикасы җитәкчелегенең, Россия һәм Европа венчур индустрияләре вәкилләре, шулай ук Россиянең һәм региональ инвестицион фондларының катнашуы көтелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International