2024 елгы Россия венчур форумына теркәлү тәмамланырга 3 атна вакыт калды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Россия венчур форумы – Россия венчур индустриясенең төп вакыйгасы. Чара Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумны уздыру дәверендә эш программасында һәм экспозициядә 2400 дән артык компания һәм 700 дәр артык стартап катнашты.

Бу елда форумның төп темасы «Технология эшкуарлыгы: югары компетенцияләр киңлеге» булачак.  Форум кысаларында тематик яктан 3 төп блокка бүленгән 20дән артык чара узачак:

1. Экосистема: бу – технологик компанияләр агымын тизләтелгән генерацияләү өчен мохит һәм инструментлар, бу блокның иң мөһим урынын университет технологик эшкуарлыгы платформасы, кече бизнеска һәм максатчан капитал фондларына инвестицияләү компаниясен дә кертеп, иртә стадияләрне һәм эшләнмәләрне үстерү һәм финанслау инфраструктурасы.

2. Венчур инвестицияләре һәм технология эшкуарлыгы: венчур инвестицияләре базарының хәзерге хәле, Россия юрисдикциясендәге килешүләрне структуралаштыру, синдикацияләү, шәхси инвесторларның башлангыч стадияләр секторының (бизнес-фәрештәләр) хәле һәм тиешле челтәрләр һәм җәмгыятьләр үсеше.  

3. Базар: технологик бизнесны инвестицияләү һәм үстерү өчен перспективалы уемнар, тармак өлкәсендә дә, географик кисәкләрдә дә, дустанә илләр базарларына юнәлеш алуны  исәпкә алып.

Экспертлар һәм тармак лидерлары яңа шартларда глобаль һәм Россиянең технология һәм инвестиция көн тәртибе, эчке инновацияләрне үстерү өчен стимуллар булдыру һәм стартаплар өчен финанслаудан файдалана алу мәсьәләләре турында фикер алышачак. 

Форумга әзерлек буенча оештыру комитеты рәисе итеп РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләнде.

90нан артык спикер составына венчур фондларының идарәче компанияләре партнерлары һәм директорлары, инновацион үсешкә җавап бирүче корпорацияләрнең топ-менеджерлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре керәчәк. 

Форум программасында «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» пленар утырышы, стартапларның питч-сессиясе, венчур инвестицияләре һәм эшкуарлык темасына түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр булачак. Моннан тыш, РВФ 2024 кысаларында акселерация программасына стартапларны сайлап алу финалы узачак. 50 технологик стартап 50 млн.сумга кадәр инвестицияләр өчен көрәшәчәк. 

24 апрельдә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында Форумның рәсми «нульле» көне узачак, анда инвест-иртәнге аш, панель дискуссиясе һәм «Иннополис» МИЗ стартапларны сайлап алу буенча XXV Эксперт советы утырышы узачак.

2023 елда Россия венчур форумына 3000нән артык катнашучы килгән иде. Фикер алышуларның төп темалары Россиянең технологик үсеше өчен карарлар булды. Форум барышында 16 түгәрәк өстәл узды, 150гә якын спикер чыгыш ясады. 

Россия венчур форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, форумны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе һәм Евразия инновацияләр үзәге оештыра.  

РВФ чарасына теркәлү: https://russianventureforum.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International