Кече бизнес лизинг компаниясе беренче тапкыр цифрлы финанс активларын эшләтеп җибәрде

2024 елның 15 марты, җомга

Цифрлы финанс активларын (ЦФА) 18 айга 19 процентлы купон ставкасы буенча сатып алырга мөмкин. Тәкъдим 2024 елның 14-21 мартында гамәлдә. Керем ай саен түләнәчәк. 

«ЛКМБ-РТ» ҖЧҖнең ЦФА иясе булу өчен «Альфа-Банк» АҖдә счет ачарга кирәк. Тулырак шартлар – әлеге сылтама буенча. 

Физик затлар өчен цифрлы финанс активларын сатып алу буенча кыскача аңлатма («Альфа-Банк» АҖ картасы булганда): 

  • «Альфа-Банк» АҖнең мобиль кушымтасын йөкләп алырга 
  • «Төп» битендә «Инвестицияләр» өлешенә күчеп, «Цифрлы финанс активлары»н сайларга 
  • «ЛКМБ-РТ» ҖЧҖдән ЦФА сатып алырга

Татарстан Республикасының Кече бизнес лизинг компаниясе 2005 елның сентябрендә ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан лизинг механизмын кулланып эшкуарлыкның инновацион һәм инвестицион потенциалын арттыру максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International