20-22 сентябрьдә KDW-2023 Халыкара форумы узачак

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Kazan Digital Week традиция буенча «Казан Экспо»да онлайн һәм офлайн форматларда узачак. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» сессиясен оештыра, анда ТНТИ, КАМАЗ, Татнефть һәм башкалар катнашачак.  Сессиягә форумның 300дән артык катнашучысы киләчәк.
 
Чара фәнни-техник мәгълүмат алмашуга ярдәм итүгә, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауга, халыкара хезмәттәшлектә Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар булып цифрлы технологияләр һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар торачак.
 
Форум кысаларында югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһаз үрнәкләре күргәзмәсе, шулай ук «ИТ-лидер компания» конкурсы узачак, аның нәтиҗәләре буенча 11 тематик юнәлештә лидер-компанияләр билгеләнәчәк.
 
KDW-2023 катнашу өчен сылтама буенча теркәлегез (катнашу бушлай): https://kazandigitalweek.com/ru/sign-up

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International