Үсеш өчен миллионнар: ТР ИВФ стартаперлар өчен премияләрне 2 тапкыр арттырды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

2023 елның декабрендә «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» XIX республика конкурсы узачак. Быел Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды конкурсның приз фондын күпчелек номинацияләр буенча ике тапкыр арттырачак: стартаперлар һәм инноваторлар 7 млн.сумга кадәр ала алачак.

Конкурс 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Татарстан һәм Россия яшь инноваторларының иң яхшы технологик идеяләрен сайлап ала. 2022 елда катнашу өчен 1965 кеше гариза биргән, шуларның 150се җиңү яулаган һәм акчалата бүләкләр алган. Конкурс тарихында иң яшь финалистка 15 яшь булган.

Берничә дистә стартап уйлап табуга патент алган һәм ТР ИВФ финанслау ярдәмендә үз проектларын башлап җибәргән. Алар арасында: азыкның горизонталь катнаштыргыч-парландыргычы, гөмбәләр ярдәмендә агынты суларны чистарту системасы, гипофиз аденомасын бетерүнең уникаль методикасы, ESG-компетенцияләр үзәге,  «АнтиИнсульт» программасы һәм башка чишелешләр.  

2023 елда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды конкурска берничә номинация буенча гаризалар кабул итүне игълан итте:

  • Перспектива,
  • Мәгарифтә инновацияләр,
  • Инновацияләр старты,
  • Наноимпульс,
  • Цифрлы икътисад,
  • Ел патенты,
  • Яшьләр инновацион проекты,
  • Илкүләм технология инициативасы проектлары,
  • Социаль әһәмиятле проектлар.

Студентлар, яшь эшкуарлар һәм уйлап табучылар катнаша ала. Җиңүчеләр үз чишелешләренең эксперт бәясен, шулай ук проектларны үстерү өчен премияләр һәм стипендияләр алачак.

Моннан тыш, быелдан фонд катнашу өчен гаризаларны ТР ИВФ сайты аша бары тик электрон рәвештә генә кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International