KAZAN DIGITAL WEEK чарасында катнашу өчен теркәлегез!

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

20-22 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә турыдан-туры һәм онлайн форматта узачак.

 KDW миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, РФ халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итү.

KDW-2023 тематик юнәлешләре:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Яңа чорның кибер куркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар форумда катнашу өчен  чакырыла.

Сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://kazandigitalweek.com/ru/sign-up

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International