18-19 майда «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 ХIV халыкара икътисадый форумы узачак

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

KazanForum турында хәзер нәрсә белергә кирәк:

✅ Россия төбәкләренең һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өлкәсендәге төп вакыйга

✅ 18 һәм 19 майда эшлекле программа

✅ 20 һәм 21 майда кунакларны һәм катнашучыларны мәдәни программа көтә

✅ чарага kazanforum.ru рәсми сайтында теркәлергә мөмкин

✅ инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе;

✅ Russia Halal Expo 2023 күргәзмәсе

✅ Russia Halal Market ярминкәсе

✅ Modest Fashion Day

✅ ислам илләре пешекчеләреннән кулинар шоу⠀

Форумның лейтмотивы булып заманча чынбарлыктагы икътисадый партнерлык торачак.

Меңләгән кеше – инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, илчелекләр вәкилләре, фикер лидерлары һәм бөтен дөньядан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанда җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International