Татарстан Инвестиция советы «Буа» сәнәгать паркын үстерү проектын хуплады

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Инвестиция советы утырышында ТР ИВФ бүлендек компаниясе –  «Унипарк» ҖЧҖ, генераль директоры Марат Шакиров йөзендә, «Буа» сәнәгать паркын үстерү» проектын тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән концепция буенча сөләйман балыкларын җитештерүне һәм эшкәртүне башлау, шулай ук заманча катнаш азык заводы төзү планлаштырыла. Буа районы сәнәгать паркы территориясендә маймычларны инкубацияләү һәм форель үстерү планлаштырыла, проектны гамәлгә ашыру кысаларында 50 эш урыны булдырылачак.

«Унипарк» якын арада аккредитация алырга һәм резидентларга дәүләт ярдәме чаралары бирергә, шулай ук бизнесны үстерү өчен конкурентлык шартларын тудырырга ниятли.

Мәнфәгатьле инвесторларны «Буа» сәнәгать паркы мәйданчыгына чакырабыз.

Элемтә өчен: 570-40-00 (эчке номеры: 1236).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International