Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ышанычлы партнерлар һәм тотрыклы предприятиеләр рейтингына керде

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Аналитик тикшеренүләр үзәге 2022 ел нәтиҗәләре буенча тармак аналитикасын үткәрде һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондын ышанычлы һәм динамик үсештәге предприятие дип таныды.

Экспертлар анализы төбәкнең 53 компаниясе һәм предприятиесе арасында үткәрелгән.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды предприятие һәм тармакның финанс-икътисадый күрсәткечләрен экспертлар тарафыннан бәяләү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән һәм рейтинг нәтиҗәләре буенча ышанычлы партнерлар рейтингына, шулай ук тотрыклы һәм динамик үсеш алучы предприятиеләр рейтингына кертелде.

Тармакара аналитика узган хисап чорында Росстат мәгълүматлары нигезендә илнең барлык гамәлдәге предприятиеләре арасында үткәрелә. Рейтинг хезмәттәшлек, килешүләр төзү һәм инвестицияләү өчен алдан тәкъдим ителгән бизнес базасын формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International