22 июльдә “БЭНЗ” ААҖ базасында “Норис” ААҖ заводы ачылышы узды

2013 елның 23 июле, сишәмбе
22 июльдә “БЭНЗ” ААҖ базасында югары температуралы кабель җитештерүче “Норис” ААҖ заводы ачылды. Әлеге кабель нефть насосларының электр двигательләрен туендыруны һәм “Везерфорд Механикалаштырылган табыш”  җәмгыяте штанглы насослары җыю, ремонтлау һәм сервисы буенча җитештерү мәйданын тәэмин итә.

Яңа җитештерү заводын ачу тантанасында Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миңнеханов, ТР Икътисад министры М. Р. Шаһиәхмәтов, Сәүдә һәм сәнәгать министры Р.Х. Зарипов , "Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды" директоры А. Т. Айдельдинов, «УК Рунако» ЯАО президенты З. Р. Кавтарадзе, «Велес Капитал» инвестиция төркеменең генераль директоры С.А. Жданов, Weatherford компанисенең Россия буенча региональ вице президенты Д. Х. Камински, «Везерфорд» генераль директоры Ф. Р. Камалов, шулай ук Бөгелмә шәһәренең электронасосы заводының партнерлары катнашты.

Заводны төзүдә, “МСП-банк” ААҖнең кече һәм урта эшмәкәрләргә акчалата ярдәм күрсәтү программасы кысаларында, " Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды" һәм «Велес Капитал» инвестицион компаниясе акчалата ярдәм күрсәткән.

Белешмә өчен:

“БЭНЗ” ААҖ (1962) нефть чыгару җиһазлары (электр насослары, электр двигательләре, гидросаклау җиһазлары, газ сепараторлары, электр насослары өчен запас частьлар) җитештерү буенча специальләшә. Шулай ук җиһазларга капиталь ремонт ясый. 2009 елда БЭНЗ аз гына банкронтлыкка чыкмый кала. Заводны ябылудан коткару максатыннан Татарстан Республикасының Хөкүмәте заводны “Алнас” ААҖнән сатып алу тәкъдиме белән чыга. Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, заводны сатып алып, «Велес Капитал» инвестицион компаниясе карамагына күчерде. Җитештерүне модернизацияләү һәм станоклар паркын техник яктан яңартуның беренче этабы башланып китә.

2010-2012 елларны модернизацияләүгә барлыгы 832 млн. сумлык турыдан-туры инвестиция кертелә. Өч ел эчендә завод югары технологияле җиһазлар сатып ала: Италиядә һәм Япониядә эшләп чыгарылган металл кою цехлары өчен стерженьлы машиналар, санлы идарә итү программалы 2 “HAAS” токарьлык станоклары, шулай ук Япония чыгарган “OKUMA”, “TAKISAWA” (4 берәмлек) токарьлык-фрезерлык эшкәртү үзәкләре һәм «AIDA» автоматлаштырылган прессы. Модернизацияләүнең беренче этабын төгәлләп, БЭНЗ куэтен арттырды, продукциянең ассортиметын киңәйтте һәм кризиска кадәрге дәрәҗәсенә кире кайтты. Әлеге көндә заводта 1080 якын кеше эшли. Бер ай эчендә завод якынча 100 млн. сумлык продукция җитештерә. 2009 елда барлык продукция сату һәм хезмәт күрсәтү бәясе 260 млн. сумлык булса, 2012 елда керем 1046, 6 млн. сум тәшкил итте. 2012 елда 1395 чумдыру ЭД, 1173 ЭҮС җитештерелде. Барлыгы 551 млн. сум күләмендә җиһазларга тулы ремонт ясалды. 2013-2014 елда заводны модернизацияләүнең икенче һәм өченче этаплары көтелә. Бу исә 2015 елдан башлап продукция җитештерүне 1,5-2 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International