Сәнәгатьне үстерү фондыннан бурычка алучы дөньяда иң таралган вирусны диагностикалау өчен медицина зондларын чыгара башлаган

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Фарммедполис РТ» компаниясе федераль Сәнәгатьне үстерү фондыннан 75 млн.сум күләмендә ташламалы финанс алды. Предприятие алынган акчаларны кеше герпесы – Эпштейн-Барр вирусын диагностикалау өчен Татарстан медицина зондларын җитештерә башлаган.

Компания елына 600 мең орофарингаль зонд чыгарырга уйлый, шул исәптән Эпштейн-Барр вирусының ДНК ачыклау өчен дә. Аларны пациентларны анализлау өчен дәүләт һәм шәхси клиникалар куллана.

«Фарммедполис РТ» вәкиле сүзләренчә, Татарстанда яңа производство импорт өлешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, региональ Сәнәгатьне үстерү фондында да ташламалы заем финанславын алырга мөмкин. Моның өчен Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Заем акчаларына «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Кушымталар белән тәэмин итү», «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» һәм «Урман сәнәгате» юнәлешләре буенча чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектлар дәгъва итә ала.

Сәнәгатьне үстерү фонды белән финанслашу программалары турында тулырак мәгълүматны https://www.ivfrt.ru/invest_programs/frp/ сайтында, шулай ук  турыдан-туры Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына консультация сорап мөрәҗәгать итеп тә белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International