Казанда Kazan Digital Week 2022 ачылды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул ассызыклаганча, Kazan Digital Week инде өченче тапкыр уздырыла, әмма санкцияле чикләүләр шартларында вакыйганың көн тәртибе аеруча актуальләшә.

«Форум кысаларындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән илебезнең программа тәэминаты, технологик лидерлык, мәгълүматларны яклау һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү», — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Быелгы форум кысаларында 120ләп чара узачак. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200дән артык проектны күрсәтәчәк.

Kazan Digital Week 2022 чарасында ТР Инвестиция-венчур фондыннан фонд директоры Айнур Айделдинов катнаша. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тарафыннан оештырылган «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясе узачак. Ул Kazan Digital Week оештыручылар – ИТ-парк һәм Иннополис ярдәмендә кызыклы спикерлар һәм экспертлар катнашында 12 чараны үз эченә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International