ТР ИВФ – «Ирбистех» портфель компаниясе «Иннопром-2022»дә катнаша

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара күргәзмәсе ачылды. Бу – Россиядә сәүдә һәм экспорт өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе. Бу елның темасы – «Сәнәгать күчеше: чакырулардан яңа мөмкинлекләргә». Чарада 30 илдән 500ләп экспонент катнаша, алар арасында «Ирбистех» компаниясе коры бозны чистарту буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Билгеләп үтик, элегрәк «Ирбистех», «50 иң яхшы инновацион идея» конкурсыннан башлап, «Идея 1000» программасында катнашканчыга кадәр, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан ярдәм алды. Компания чишелешләре машина төзелешендә, азык-төлек сәнәгатендә, энергетика һәм нефть-газ химиясе тармакларында кулланыла. «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә ел саен меңләгән бизнесмен һәм сәясәтче катнаша, ә 2015 елдан башлап күргәзмәне партнер-ил катнашында үткәрәләр. Быел «Иннопром-2022» төп партнеры Казахстан булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International