«Идея 1000» программасында җиңүче «Гемоскан» компаниясе ПМЭФ-2022 катнашкан 10 проект арасына эләккән

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Быел компания авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә эшләнмәләр белән шөгыльләнүче проектлар өчен FoodAgroTech конкурсында откан. Иң яхшы 10 команда ПМЭФ-2022 чарасында катнашты. 

«Гемоскан» ясалма интеллект базасында ветеринария диагностикасының программа-аппарат автоматлаштырылган комплексын эшли. Табиб карарын кабул итүгә ярдәм системасы ветлабораторияләрдә, клиникаларда һәм агрохолдингларда биологик сыеклыкларны машина аркылы күрү һәм ИИ ярдәмендә диагностикалый торган җиһазлардан һәм җайланмалардан тора. Продукт микропрепаратларны һәм биоүрнәкләрне оптик рәвештә сканер аша уздыра, алынган фотосүрәтләрне анализлый һәм сегментацияли, диагноз куюда ярдәм итә. 

«Гемоскан»  Иннополис университеты белән туфракны тикшерү һәм аның химик анализы буенча контракт төзергә планлаштыра.

«Идея 1000» программасында катнашыгыз һәм үз проектыгызны үстерегез! Тулырак: https://ivf.tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International