ТР ИВФ һәм «Унипарк» ҖЧҖ вәкилләре «Буа» сәнәгать паркында эш визиты белән булдылар

2022 елның 17 июне, җомга

Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов, «Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шакиров Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов катнашында «Буа» сәнәгать паркында инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар. Вәкилләр сәнәгать резидентлары белән киңәшмәдә катнаштылар, анда балык үрчетү, балык продукциясе җитештерү һәм эшкәртү буенча өч инвестицион проект үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Буа» паркының гомуми мәйданы 28,8 га тәшкил итә, бу үз производстволарын үстерү өчен яңа резидентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International