Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советының чирратагы утырылышы узды.

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Утырылышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Попечительләр советы вәкилләре ТР ИВФ эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны карады. Аерым алганда, көн тәртибендә “Электрол-Б” ААҖ – “Экстрафит” биологик актив сыек азык өстәлмәләре кертүнең технологиясе проектын” тормышка ашыру тора.

ТР ИВФ һәм “Пульсар-Венчур” компананияләре төркеме катнашында проектны тормышка ашыруны дәвам итү билгеләнде. “Экстрафит” өстәлмәләренең сәнәгый җитештерелүе һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының җәмгыятьтән чыгуы фараз ителә.
 
Белешмә өчен:

“Электрол-Б” ААҖ 2006 елның 18 маенда оешкан. Компания “Электрол-Б” ААҖ хезмәткәрләре тарафыннан булдырылды. “Электрол-Б” компаниясе 15 елдан артык усемлекләрдән алынган биологик актив өстәлмәләр җитештерү һәм аларны җитештерү технологиясен булдыру өстендә эшләп килә.

“Электрол-Б” ААҖ 2006 елда уздырылган “Идея 1000” инновацион проектлар программасының “Старт 1” һәм 2009 елның “Старт 2” номинацияләре җиңүчесе
.
Җитештерелүче продукция: куе “Экстрафит” (куертылган) биологик актив өстәлмәләре (БАД) – югары аксымлы үсемлек чималын аерып алып куерту продуктлары (амарант, люцерна) һ.б.
Өстәлмәләр комбикормларга өстәлмә рәвешендә, шулай ук кошлар һәм хайваннар өчен ризыкларга кулланыла. Нәтиҗәдә аларның продуктивлыгы арта, алар озаграк сакланалар, тәмнәре дә яхшыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International