Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Фонд турында
Фонд турында
Фонд җитәкчелеге
Фонд структурасы
Партнеры Фонда
Документлар
Реквизитлар
Матбугат үзәге
Контактлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет аша кабул итү
Кирәкле мәгълүматлар
Поддержка сайта
Инвесторларга
Руссия венчур форумы
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары бәйгесен игълан итә.
2013 елның 2 апреле, сишәмбе
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары арасында (штаттагы, штаттан тыш) эшләүчеләр өчен “Татарстан Республикасында венчур бизнес эшчәнлеген массакуләм мәгълүмат чараларында иң яхшы чагылдыру” бәйгесен игълан итә.
Бәйгенең төп бурычы булып, Татарстан Республикасында инновацион потенциалны күтәрүне күздә тотып, массакүләм мәгълүмат чараларында венчур бизнесын яктырту һәм шул юнәлештә эшләүче журналистларның хезмәтен бәяләү тора.
Бәйгегә җибәрелгән материалларда (тапшырулар, сюжетлар һәм мәкаләләр) инновацияләрнең темалары, атап әйткәндә, Татарстан Республикасы өчен инновацион перспективага һәм киләчәктә коммерцияләү потенциалына ия булган тикшеренүләр; Татарстан Республикасында уңышлы тормышка ашырыла торган инновацион-технологик бизнес-проектлар; инновацион-технологик эшмәкәрлекне үстерүгә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән эшчәнлек; аерым эшмәкәрләрнең уңышка ирешү тарихы һәм инновация процессына тартылган аерым шәхесләрнең инициативалары чагылырга тиеш.
Бәйге эшләрен сайлап алуның төп критерийлары:
публикацияләрнең киң аудитория өчен кызыклы булуы;
сюжет яисә публикацияләрнең бәйге темасына туры килүе;
публикацияләрнең төгәл, ачык һәм аңлаешлы булуы;
сюжетларның стилистик яктан үзенчәлекле һәм профессиональ булуы;
сюжет һәм публикацияләрнең бары тик төгәл һәм ышанычлы мәгълүматларга нигезләнүе.
Бәйгегә гаризалар электрон рәвештә 2013 елның 1 апреленнән – 15 октябрьгә кадәр reception@ivfrt.com адресы буенча кабул ителә.
Бәйгедә юлланган материаллар бәйге советы тарафыннан 2013 елның 16 октябреннән – 30 ноябрьгә кадәр тикшереләчәк.
Бәйгене җиңүчеләренә түбәндәге бүләкләр билгеләнгән:
1нче премия – 50 000 сум;
2нче премия – 30 000 сум;
3нче премия – 20 000 сум.
Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы церемония вакытында узачак. Церемония вакыты аерым хәбәр ителәчәк.
Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак һәм ТР ИВФ рәсми сайтында хәбәр ителәчәк. Шулай ук әлеге мәгълүматны ТР Министрлар Кабинеты оешмалары сайтының Хөкүмәт порталында карарга мөмкин (ivf.tatarstan.ru).
Гаризалар кабул итүнең билгеләнгән вакытыннан тыш килгән гаризалар каралмый. Бәйгедә катнашу түләүсез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2024 ел
«МИФИ» илкүләм тикшеренү атом университеты – 2024 елда Россия венчур форумы партнеры
«МИФИ» илкүләм тикшеренү атом университеты – Россия икътисадының атом өлкәсе, фән, ИТ һәм башка югары технологияле секторлар өчен элиталы белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыручы иң яхшы университетларның берсе
15
апрель, 2024 ел
16 апрельдә «Россия 24» телеканалында 2024 елгы Россия венчур форумы турында сөйлибез
«Россия 24» телеканалында булачак вакыйгага – 2024 елгы Россия венчур форумына багышланган «Интервью» программасы узачак
«Чжухай Яньсюэтан/Мәгариф технологияләре» ҖЧҖ (ZhuhaiLanguage Sky Education Technology Co., Ltd.)
«Чжухай Яньсюэтан/Мәгариф технологияләре» компаниясе (ZhuhaiLanguage Sky Education Technology Co., Ltd.) XVIII Россия венчур форумы кысаларында үткәрелә торган «Мәгарифкә инвестицияләр: халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм перспективалары» түгәрәк өстәленең партнеры булып тора
12
апрель, 2024 ел
Шалтыратуларны Виртуаль АТС Летай Бизнес белән сатуларга күчерегез!
Нәрсә ул Виртуаль АТС? Бу телефонияне эффектив оештырырга мөмкинлек бирүче шалтыратулар белән идарә итү өчен акыллы болыт чишелеше
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз