“Венчур эшмәкәрлегенә кереш” өйрәтү коучингының икенче этабы узды.

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
27-28 мартта VIII Казан венчур ярминкәсенә эзерлек кысаларында "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" Россия венчурлы инвестицияләү берләшмәсе (РАВИ) белән берлектә “Венчур бизнесына кереш” өйрәтү коучингының икенче этабын уздырды.
 
Әлеге чара Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды партнеры – Казан ИТ-паркы – югары технологияләр өлкәсе технопаркы базасында уздырылды.

Ике көнлек семинар дәвамында венчур бизнес тарихы һәм фәлсәфәсе, турыдан-туры һәм венчурлы инвестицияләр турындагы гомуми, шулай ук инвесторларга бизнесны уңышлы презентацияләү һәм инвесторлар белән нәтиҗәле аралашу нигезләре кебек аерым мәсьәләләр дә каралды.

Семинар тренерлары:

И.В.Гладких – Россия венчур ярминкәсе директоры;
 
К. В. Гладких – компанияләр белән эш итү эксперты, РАВИ;

С.В.Лобковский – компанияләр белән эш итү эксперты, РАВИ.

Коучинг кысаларында экспонент компанияләр вәкилләре өчен экспертлар белән аерым консультацияләр уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International