“Венчур бизнесына кереш” өйрәтү коучингы уздырылды

15 март 2013 ел., җомга
"Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" VIII Казан венчур ярминкәсенә эзерлек кысаларында ТР Сәүдә-җитештерү палатасы базасында “Венчур бизнесына кереш” өйрәтү коучингын уздырды. Әлеге программа ярминкәдә катнашу өчен гариза биреп, беренче сайлап алу этабын узган технологик яктан өметле төркемнәр өчен төзелде. ТР Сәүдә-җитештерү палатасы Казан венчур ярминкәсенең партнеры булып санала.

Казан венчур ярминкәсенең мөһим өлеше булып экпозицион бүлек санала. Биредә инновацион проект авторлары үз бизнесларын инвесторларга тәкъдим итә алалар. Күргәзмәдә бизнес презентацияләрнең нәтиҗәлеген күтәрү максатыннан, ТР ИВФ һәм Россәя венчур инветицияләү ассоциациясе (РАВИ) экспонент-компанияләргә алдан коучинглар уздыралар.

Коучингта барлыгы 40 ка якын инновацион төркем катнашты. Дәресләр дәвамында актуаль булган сораулар еш күтәрелде һәм әңгәмәләр корылды. Коучингны алып баручылар аудиторияне кызыксынучан һәм компетентлы дип бәяләде.

Хәзерге вакытта оешмалар Ярминкә каталогына проектларны тәкъдим итү белән мәшгуль. 27-28 мартта Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе вәкилләре ИТ-паркта өстәмә өйрәтү коучинглары уздырачак. Коучинглар барышында Ярминкә экспозициясенә икенче сайлап алу этабы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования