"Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды" һәм Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

4 март 2013 ел., дүшәмбе
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Россәя венчур инвестицияләү берләшмәсе (РАВИ) 2013 елның 7 мартына кадәр Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итә. Чара 2013 елның 25 апрелендә Казанда узачак.

Март аенда күргәзмәдә катнашу өчен гариза биргән проект җитәкчеләренә, Республиканың инновацион инфраструктура субъект вәкилләренә коучинглар (белем бирүче семинарлар) уздырылачак.

Экспертлар коммиссиясе тарафыннан сайлап алынган оешмаларның төп хезмәткәрләре өчен булган коучинглар барышында венчурлы инвестицияләү мәсьәләсенә карата караш формалаштыруга юнәлтелгән сораулар һәм ярминкә барышында венчур инвесторлары белән аралашу осталагын үстерү күнегүләре тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, презентация материалларын әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Коучинг программасы үз эченә теоретик һәм практик бүлекләрне ала.

Күргәзмәдә барлыгы 60 компания катнашыр дип көтелә.

Гариза материалларын түбәндәге сылтама буенча карап була:

http://ivf.tatarstan.ru/rus/yarmarka.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования