ТР ИВФ проектларны бергәләп тормышка ашыру өчен инвесторларны чакыра

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
ТР ИВФ “Заманча лифт системаларын җитештерүне оештыру” проектын тормышка ашыру кысаларында, гамәлдәге җитештерүне үстерү өчен, потенциаль бизнес партнерлар эзли.

Әлеге компания европа дәрәҗәсендәге югары сыйфатлы лифтлар җитештерә, бәясе һәм сыйфаты ягыннан чит ил һәм Россия җитештерүчеләре продукциясеннән калышмый торган лифт системаларын эшләп чыгара.

Проектның төп максаты: куркынычсыз, ышанычлы, уңайлы һәм эстетик яктан каммил лифтлар җитештерү, объектта монтажлау һәм киләчәктә аларга хезмәт күрсәтү.

Оешма заказ бирүчеләргә тулы хезмәт күрсәтүне (проектлау, җитештерү, монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү, модернизацияләү һәм лифт системаларын алыштыру) тәкъдим итә.

Табыш проектны тормышка ашыру дәвамында өч чыганакта туплана:

лифт системасын җитештерү һәм сату;

лифт ситемасын заказ бирүче объектында монтажлау;

абонентларның лифттан кулланган, хезмәт күрсәтү һәм төзәтү өчен түләүләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International