Сигезенче Казан венчур ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

15 гыйнвар 2013 ел., сишәмбе
Ярминкәдә катнашу өчен үз бизнесларын үстерүдә венчур һәм туры инвестицияләрне җәлеп итү белән кызыксынган түбәндәге таләпләргә ия булган компанияләр чакырыла:

  • югары өстәлмә бәяле продукция җитештерүче/хезмәт күрсәтүче оешмалар;
  • югары үсеш темпларына ия булган;
  • проектның эчке керемен елга 30% тәэмин итүче оешмалар.

Сату күләме һәм компаниянең яше әһәмиятле түгел, иң мөһиме – компаниянең үсеше өчен инвестицияләр белән кызыксынучанлык.

Ярминкәнең үзенчәлеге: үз бизнесларын нәтиҗәле презентацияләүнең специальләштерелгән коучинглары кысаларында менеджментны һәм компания хуҗаларын сайлап алу һәм укыту; инвестицияләүдә хәлиткеч карарлар кабул итүнең төп кагыйдәләрен һәм венчур инвесторлары белән эшләргә өйрәтү. Венчур бизнесы һәм консалтинг оешмалары белгечләре компания менеджментына VIII Казан венчур ярминкәсе каталогына мәгълумат тупларга ярдәм итәчәк.

Күргәзмә эшчәнлегендә Россәя һәм чит ил венчур һәм турыдан-туры инвестиция вәкилләренең, стретегик һәм шәхси инвесторларының, бизнес-фәрештәләрнең, зур корпорацияләрнең, инвестицион компнияләр һәм банклар белгечләренең, юридик һәм консалтинг оешмаларның, кызыксыну белдергән федераль һәм региональ министырлык һәм идарә итү тармаклары хезмәткәрләренең катнашуы планлаштырыла.

Компетентлы комиссия ярминкәдә катнашучы экспонент компанияләре арасыннан төрле номинациядә җиңүчеләрне билгелиячәк. Җиңүчеләр үз чиратында кыйммәтле буләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынсагыз һәм партнерлар эзләсәгез , күргәзмәгә рәхим итегез. Моның өчен сездән алдан гариза бирүегез сорала. Гаризагызны kvy@ivfrt.com адресы буенча юллый аласыз.

Проектлары венчурлы инвестицияләү таләпләренә туры килгән һәм экспертлар коммиссиясе тарафыннан югары бәяләнгән оешмаларга үз бизнесларын күргәзмәдә курсәтү мөмкинлеге бирелә.

Атна саен Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондында VIII Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен гариза әзерләү буенча консультация бирелә.

Консультация һәр җомга сәг. 14.00-17.00 Казан, Петербург урамы, 50нче йорт, 4 кат, 414 кабинет адресы буенча уздырыла.

Тулы мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белеп була : тел.: 8 (843) 570-39-27 (инновацион эшчәнлекне үстерү булеге).

Күргәзмәне уздыру урыны: “Корстон-Казан” сәүдә-куңел ачу комплексы, Казан шәһәре, Н. Ершов урамы, 1 А йорт.

Гаризалар кабул итү 10 мартка кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования