"Татарстан Руспубликасы өчен иң яхшы инновацион идея" бәйгесе

Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея 2016” бәйгесенә гаризалар кабул итүнең башлануын хәбәр итә.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
•     Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру;
•     галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләренең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентлар һәм укучыларның инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә алшартлар тудыру;
•    cоциаль-икътисади һәм фәнни-техник мәсьәләләрне хәл иткәндә, Россиянең интеллектуаль потенциаллы регионнарының һәм чит илләрнең тәҗрибәсен куллануга ярдәм күрсәтү.

Бәйгедә катнашуга Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе регионнарыннан физик затлар, шулай ук чит ил гражданнары чакырыла. Бәйгегә Татарстан Республикасы оешмаларына кертеләчәген раслаучы документы булган проектлар кабул ителәчәк. Бу шарт «Перспектива» һәм «Мәгарифтә инновацияләр» номинацияләренә кагылмый.

Бәйгенең номинацияләре: «Перспектива», «Мәгариф һәм фәндә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», «Россия инновацион регионары берләшмәсенең проектлары», «Иҗтимагый әһәмиятле инновацияләр», «Ел патенты», «Яшьләр инновацион проекты».

Бәйгене уздыру вакытлары һәм этаплары:

I этап (1 гыйнвар - 15 октябрь)  - проектларны куелган таләпләргә туры килү-килмәвенә тикшерү, теркәү һәм кабул итү, экспертиза;

II этап (16 октябрь - 30 ноябрь) -  проектларга экспертиза үткәрү һәм сайлап алу;

III этап (1 декабря - 30 декабря) -  бәйгенең нәтиҗәләрен раслау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
 
Катнашу шартлары:

Бәйгегә бары тик Татарстан Республикасы оешмаларына гына кертеләчәген раслаучы документы булган проектлар кабул ителәчәк. Бу шарт «Перспектива» һәм «Мәгарифтә инновацияләр» номинацияләренә кагылмый.

Бу карар яңалыкны тормышка ашыру процессында барлыкка килә торган төп каршылыкларның берсеннән котылырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе регионнары, шулай ук чит ил гражданнары гаризаларны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкиллекләренә яисә беренче этап тәмамланганчы, түбәндәге адреслар буенча кертеп чыга алалар (15 октябрь сәг. 18:00 кадәр):

1.    Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, 420111, Казан шәһәре, Бауман ур., 20. Татарстан Республикасы фәннәр академиясе.
2.    Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 50. Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды.
3.    Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тел.: (843) 292-70-91, 570-39-27, 294-95-74.
 
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкиллекләр исемлеге һәм кирәкле материаллар монда.

 

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования